Техника «имтихан тотты»: Васил Хаҗиев «Биклән»дә кызыксынып яңа тракторның кабинасына ук утырып карады
Быел район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге алдагы елларга караганда югарырак дәрәҗәдә, дип нәтиҗә ясады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре 14 апрельдә узган тикшерүдән соң. Хуҗалыкларның әзерлеген 5 төркем бәяләде. Район хакимияте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган бу комиссияләр составында «Якты юл» газетасы журналистлары да эшләде.
Район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендәге комиссия эшен «Чаллы-яшелчәсе+» хуҗалыгыннан башлады. Машина техника паркында трактор, чәчү комплекслары тезеп куелган. Хуҗалык игенчеләре инде узган атна башында ук, районда беренчеләрдән булып, җилләргә өлгергән мәйданнарда - 410 гектар уҗымнарны һәм 200 гектар күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландырдылар. Алар эшкә тулысынча әзер, кырларның җилләвен генә көтәләр. Газетабыз басмага әзерләнгән минутларга күпьеллык үлән һәм туңга сөрелгән кырларны тырмалауга керештеләр.
Теплицаларда яшелчә орлыклары да тиздән шытым бирәчәк. Аларны шушы көннәрдә утыртып чыкканнар, кәбестә үсентеләре 48 гектарга җитәрлек. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов кайда нинди культура үсәчәге турында тәфсилләп сөйләде. Кәбестә, кишер, бәрәңге, аш чөгендерен быел 135 гектар мәйданда үстерергә исәплиләр биредә.
«Биклән» хуҗалыгына заманча «Кировец» тракторы кайткан. Тизлекләрне күчерү коробкасы - автомат. Кабинада - кондиционер. Бик көчле, куәтле, тиздән басуларны иңләп-буйлап йөриячәк «Кировец» тракторына муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев менеп үк карады һәм техниканы «Шәп!» дип бәяләде, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрендә уңышлар теләде. Чия кызыл төстәге трактор янында тагылма тырма агрегаты янып торган яшел, кишер сары төсе белән үзенә җәлеп итә. Аның колачы да 16 метр. Үзеңне бу биек, куәтле трактор янында бик кечкенә итеп хис итәсең. Аның тәгәрмәче генә дә олы кеше буе! Бәясе 8 миллион сум, диделәр. Әлбәттә, мондый яңарту бик куанычлы хәл. Соңгы елларда район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагында техника, җиһаз, технологияләрне яңартуга аерым әһәмият бирә. Бу - заман таләбе, шуннан башка алга китү мөмкин түгел. Калтырап торган иске техника урынына компьютер ярдәмендә идарә ителүче, механизаторлар өчен уңай шартлар тудырылган машиналар килә. Язгы кыр эшләренә әзерлекне яктырту барышында газетабыз журналистлары күп хуҗалыкларда яңа техника алынуы турында хәбәр итте.
«Биклән» хуҗалыгы машина-трактор паркындагы киң мәйданда яңа трактордан тыш чәчү агрегатлары тезелеп киткән, тырмалар тигез сафка баскан. Аларда эретеп ябыштырган эзләр күренә. Төзәткәннәр, көйләгәннәр. Буяп куярга гына өлгермәгәннәр. Комиссия бу кимчелекне бетерергә кушты.
- Чәчүлек орлык, ашламалар кирәкле күләмдә әзерләнде. Механизаторларыбыз да җитә, хезмәт хаклары вакытында бирелә, - ди хуҗалык җитәкчесе Разил Динмөхәммәтов.
Техникага күзәтү үткәрелгән, 4 механизаторны белемен арттыру курсларында укытканнар. Кырдагы эшнең сыйфаты иң беренче чиратта аларга бәйле бит.
Хуҗалыкта эшләүче егетләрнең берсе белән сөйләшеп алдым. Илназ Нурмиев үзе Әгерҗе районыннан икән. Хуҗалыкка биш ел элек килгән. Җәмәгате белән 4 бала үстерәләр. Фатир алганнар, ипотека түләүләре белән хуҗалык булыша. «Хезмәт хакын вакытында биреп баралар», - ди Илнур. Кырга «Беларусь 1221» тракторы, СЗП-3,6 чәчкече белән чыгачак. Аларны үзе үк энә күзеннән үткәреп, төзәтеп куйган.
Фермер Минталип Миңнеханов хуҗалыгында җиләк тә үстерергә ниятли
Район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия фермер хуҗалыкларында да булды. Бакчасарайда Мария Миңнехуҗина, Иске Җирекледә Минталип Миңнеханов фермер хуҗалыклары елдан-ел эш колачын җәелдерә. Яңа техника алалар. Җитештерүне арттыралар.
- Быел язгы кыр эшләрендә ике тырма агрегаты, ике чәчкеч, ике катоклау агрегаты, 8 метр киңлектәге бер культиватор, бәрәңге орлыгын тиешле тирәнлеккә кертүче бер культиватор, 2 туфрак эшкәртү агрегаты, бер бәрәңге утыртучы машина, биш трактор катнашачак. Ел башыннан 5 миллион сумлык яңа техника алдык. Яңа алынган тырма һәм катоклау агрегатлары гидравлик җайланма белән тәэмин ителгән. Бу әлеге агрегатларны сүтеп-җыюны басуда үткәрмәү (агрегат җыелган килеш кирәкле җиргә илтелә), күтәртү, утырту өчен бик җайлы, - ди фермер Минталип Миңнеханов.
Барлык техниканы мәйданга тезеп куйганнар. Саклагычларда бәрәңге орлыгы чүплиләр. Сыналган «ароза» һәм «гала» сортлары белән бергә быел тагын ике яңа сортны утыртып карарга исәплиләр. 43 гектарда бәрәңге утырту өчен якынча 130 тонна бәрәңге орлыгы кирәк.
Минталип Исмәгыйль улы дәртләнә-дәртләнә эшләнгән эшләр, алдагы көнгә уй-хыяллары турында сөйли. Орлык бәрәңгесе саклана торган складны заманча җилләткеч белән җиһазлаганнар. Бәрәңге үрмәсен өчен бина эче һәрвакыт ике градус җылылыкта тора, иртә-кичен салкын һава да кертеп алалар.
Фермер бүген җитештергән продукцияне эшкәртеп, капларга тутырып сату хыялы белән яна. Бүлеп алынган бер участокка теплица куеп, яшел аш тәмләткечләре, җиләк үстерергә теләвен әйтте. Тик менә кредитлар алу гына бик катлаулы. Банклар акча чыгарып салырга ашыкмый.
Әмма Минталип Миңнехановны ул кыенлыклар гына куркытмый. Аның янәшәсендә теләсә нинди хыялны тормышка ашырырга сәләтле олы терәге - гаиләсе бар. Җәмәгате Рәмзия ханым, улы Рамис, кызы Лилия гаиләләре белән бер йодрыкка тупланып, бер максатка эшлиләр. Без аларга карап ихлас сокланып, уңай кәеф алып киттек.
Бу көнне комиссия Бикләндә Бильданов, Иштирәктә Закиров, Мәләкәстә «Тимерхан» агрофирмасында булды, аларның эшчәнлеге белән танышты, борчыган сорауларны каләмгә алдылар. Терлекчелек белән шөгыльләнүче Рафис Бильдановның җир белән бәйле сораулары бар, ул терлек санын да ишәйтергә тели, моның өчен аерым иркен бина кирәк. Район башлыгы Васил Хаҗиев белән шулар турында сөйләшү булды.
Инзилә Әхмәтгәрәева.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев