Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта җәйге каникулда 34 бала эшләде

Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче әлеге ике үсмерне без Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка алдынгыларга күчмә әләм тапшыруга баргач фотога төшереп алган идек. Иске Абдул мәктәбе укучылары Ислам Габидуллин әтисе Фәрхәтнең, Флүр Сәйфуллин абыйсы Раилнең комбайнында йөргәннәр. Җәйге каникуллары тәмамланганчы басудан кайтмый эшләгәннәр егетләр. Фотоаппарат кадрына эләккәннәре икесе генә, ә гомумән Сәйдәшев исемендәге...

Ислам Габидуллин уракка чыкканчы әтисе белән үзләре утырасы «ДОН-1500» комбайнын ремонтларга йөргән. Ислам - гаиләдәге өч малайның иң өлкәне икән, шуңа да әтисенең уң кулы ул. Әниләре Альбина да хуҗалыкта эшли - сыерлар сава.

Флүр Сәйфуллин абыйсы белән шулай ук «ДОН-1500» комбайнында эшләгән. Абыйсы Раил - аграр университет студенты - үзе дә әле мөстәкыйль рәвештә комбайн штурвалы артына быел беренче мәртәбә утырган. Егетләрнең әтиләре Азат хуҗалыкта баш инженер. Бәлки шуңадыр, улларына да техника җене кагылган, Флүр инде былтыр ук җәйге каникулында слесарь булып эшләгән. Алай гына да түгел, егетләрнең бабалары Рәсим Сәйфуллин, карт әбиләре Саимә Әшрәфуллина авылда атаклы комбайнчылар булганнар.

Ислам да, Флүр дә мәктәптә яхшы укыйлар, көрәш түгәрәгенә йөриләр, Сабан туенда үз яшьтәшләре арасында призлы урыннарны беркемгә дә бирмиләр.

Предприятиенең кадрлар бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Ислам белән Флүрдән кала, биредә комбайнчы ярдәмчеләре булып тагын 6 үсмер эшләгән. Алар - Рифат Сәгыйдуллин, Айназ Габидуллин, Илшат Габидуллин, Илдар Сәгыйдуллин, Адель Зиннәтуллин, Флүр Шәяхмәтов. Каникулларын жәлләмичә, иртән иртүк йокыдан торып, төнгә кадәр басуда булганнар үсмерләр.

Динар Газиев, Макарий Хисаметдинов һәм Марат Газетдинов болында маллар көткәннәр. Макарий - шәһәр малае, шулай да каникулын башыннан ахырына кадәр авылда файдалы хезмәттә үткәргән. Динар да көтүдә өч ай буе йөргән. Элиза Бәхтиярова һәм Гүзәл Сәгыйдуллина ашханәдә эшләгән. «Монысы да бик авыр хезмәт. Кызлар сынатмады», - дип бәя бирделәр аларга кадрлар бүлегендә. Рамазан Зыятдинов, Айрат Бәхтияров, Нияз Зыятдинов, Илнур Әлмиев слесарь ярдәмчеләре булып эшләгәннәр. Аграр универститет студенты Чулпан Сафина хуҗалыкка инде берничә ел рәттән булыша икән. Быел ул ашлык үлчәүдә торган. Диләрә Сәгыйдуллина, Илзирә Мөхәммәтдинова, Айгөл Хәлиуллина сенаж өчен кайткан яшел массаны үлчәгәннәр. Айзат Хуҗин, Айдар Насыйров, Инсаф Шәкүров һәм Алмаз Бәхтиев Иске Абдул бригадасында амбарда ашлык тутыруда ярдәм иткәннәр. Ландыш Газетдинова, Альмира Газиева, Диана Надиева, Аксана Горшкова, Гөлфинә Гатиуллина, Илшат Мәүләвиев, Инсаф Мәүләвиев фермада җыештыру-ремонт эшләрендә катнашканнар.

«Узган елларны җәйге каникул чорында хуҗалыкта эшләүче укучылар саны уртача 25ләп җыела иде, быел аерата күп булдылар, балалар бер-берсенә кызыгып чыктылар. Әлбәттә, һәрберсе үз кулларыннан килгәнчә хуҗалыкка файда китерде. 34 баланың 9ы мәшгульлек үзәге аша эшләде. Мәктәп укучыларына хезмәт хакларын 1 Сентябрь тантанасында тапшырдык. Шулай ук Рәхмәт хатлары, 10 көннән дә ким эшләмәгәннәргә премияләр бирелде», - диделәр хуҗалыкның кадрлар бүлегендә.

Ә бүген исә балаларның барысы да укуда. Эшләгәннәре хуҗалык өчен булса, өйрәнгәннәре үзләре өчен. Тир түгеп тапкан акчаның да кадере күпкә зуррак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев