Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район КФХларыннан алынган анализларда кош гриппы юк

«Лаеш» кошчылык фабрикасында тавыкларда кош гриппы булу ачыкланганнан соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә югары патогенлы кош гриппы авыруына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) билгеләнде. ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, карантин республиканың түбәндәге территорияләрендә билгеләнде: Норлат районының Норлат шәһәрендә (Түбән Норлат урамы...

«Лаеш» кошчылык фабрикасында тавыкларда кош гриппы булу ачыкланганнан соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә югары патогенлы кош гриппы авыруына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) билгеләнде.

ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, карантин республиканың түбәндәге территорияләрендә билгеләнде: Норлат районының Норлат шәһәрендә (Түбән Норлат урамы буенча 45нче, 86нчы шәхси хуҗалыкларда), Норлат районының Чуаш Мәнҗесе авылы янында кошлар тоту өчен «Хәмидуллин З.З.» КФХ тарафыннан файдаланыла торган фермалар территорияләре өлешендә, Балык Бистәсе районының Үзәк Шумково авылында (Үзәк урам буенча 18нче шәхси хуҗалыкта), Ютазы районының Әбсәләмов авылында (Луговая (Болын) урамы буенча 1нче шәхси хуҗалыкта), Казан шәһәренең Дәрвишләр торак массивында (3нче Кленовый урамы буенча 90нчы шәхси хуҗалыкта).

Район баш ветеринар табибы Рәүф Басыйров хәбәр итүенчә, районда кошчылык белән шөгыльләнүче «Ханов», «Хөсәинова», «Фролов» КФХ, «Ларкина» шәхси-фермер хуҗалыгыннан һәм Иске Җирекле авылының шәхси секторыннан Казан шәһәрендә урнашкан төбәкара ветеринария лабораториясенә анализ өчен материаллар җибәрелгән. Лабораториядән кошларда грипп юклыгы турында җавап кайткан.

Шулай да Рәүф Басыйров хуҗалыкларда булган тавыкларны һәм калган кош-кортларны ябык җирдә - сарай яки лапасларда тотарга, бинаның бусагасына йогышсызландыручы эремә сеңдерелгән палас куярга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев