Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министр район игенчеләренә быел уңышны ун процентка үстерү бурычын куйды

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән районга килде. Визитының беренче өлешендә ул вертолеттан район басуларына күз йөртеп чыкты. Аннары Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасының Торнаташ авылы янындагы мәйданчыгында предприятиеләр җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, башлыклары белән очрашты.

Язгы кыр эшләренең торышына килгәндә, районда 4 майга «Биклән» җитештерү кооперативы, «Кама» агрофирмасы, «Кама-Бекон», «Ярыш», «Гигант», «Р-Агро» (элеккеге «Чаллы яшелчәсе»), Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы чәчүгә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 май иртәсенә район буенча 6000 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Шуның 4500 гектарын язгы бөртекле культуралар били, 350 гектар - азык культуралары һәм 1200 гектар - шикәр чөгендере. Шикәр чөгендере игү белән бездә «Кама» агрофирмасы шөгыльләнә. Алар әлеге культураны чәчүгә сишәмбе көнне кереште. «Камский» җитештерү кооперативы, «Тукай азык-төлек» корпорациясе һәм «Ирек» кебек әлегә чәчүгә тотынмаган хуҗалыклар шушы көннәрдә кырга чыгарга әзерләнәләр.

Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләреннән хәлләрен белешеп, бүген аграрийларны иң борчыган мәсьәләләр хакында сорашты. «Хуҗалыкны тартып баручы төп көч - сөт сату. Шуңа күрә, бу продуктка бәя кимемәсен иде. Ә бүген киресе күзәтелә: соңгы вакытта хуҗалыклардан сатып алу бәясе, мәсәлән, килограммына 4 сумга кадәр төште», - дип сүз башлады «Гигант» предприятиесе җитәкчесе Риф Имамов. Ул шулай ук барлык төр субсидияләрнең дә быел соңга калып килүен билгеләп үтте. Кредит алмыйча эшләүчеләргә дә техника яки башка кирәк-ярак сатып алганда дәүләт ярдәме булсын иде, дигән теләкләрен дә әйттеләр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре. Ягулык материалының быел кыйммәтләнүе шулай ук кыенлыклар китереп чыгарган. Министрга бу проблеманы да җиткерделәр.

Марат Әхмәтов быел республикада, уртача 10 процентка арттырып, бөртеклеләрдән якынча 5 млн тонна уңыш алу бурычы куела, дип белдерде. Тукай районында да былтыргы күрсәткеч 10 процентка үсәргә тиеш, диде. Иң мөһиме, еллар хәере белән килсен, табигать уңай булсын, диде ул.

Тукайлылар белән очрашудан соң, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Минзәлә һәм Актаныш районы игенчеләре янына юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев