Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар яңадан кырга чыкты, игеннәрне алырга аяз көннәр кирәк

Атна башында явымнар аркасында урып-җыю эшләре тукталып торды. Газета басмага әзерләнгән пәнҗешәмбе көнгә көн аязып, басулар җилләп, комбайннар басуларга чыкты. Әмма синоптиклар инде җомга көнгә яңадан яңгырлар вәгъдә итә. Көзгә чыккан урак әнә шулай һава шартлары аркасында катлаулана. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 сентябрь иртәсенә...

«Кама» агрофирмасында рапсны урып-җыюга керештеләр. Бу культурадан май сыгалар, ул исә туклануда һәм малларга азык әзерләүдә кулланыла. Районда «Кама» агрофирмасыннан тыш рапсны «Гигант» һәм С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да үстерәләр.

Шикәр чөгендере 1054 гектарда җыеп алынган, гомуми мәйдан 3570 гектар тәшкил итә. Уңыш узган елгыдан 10 процентка югары, гектарыннан уртача 366 центнер чыга. Бүгенге көнгә барлыгы 38 мең 600 тонна татлы тамыр җыеп алганнар.

Бәрәңге, яшелчә уңышын алу белән бергә терлек азыгы әзерләү, көзге чәчү, туфрак эшкәртү эшләре бара. Планлаштырылган 12 мең 400 гектардагы көзге чәчүнең 8400 гектардагысы чәчелгән. Агротехник сроклар үтәлә. 54 мең 800 гектар җирнең 15 мең гектары сөрелгән.

Тагын бер үзенчәлекле, чагыштырмача яңа игелә башлаган культура - люпинны урып-җыюга 15 сентябрьдә керешергә исәплиләр. Аксымга бай люпин терлек азыгы буларак кулланыла. «Кама-Бекон», «Кама» агрофирмасы кырларында аңа, җыеп алу алдыннан уздырыла торган, десикация үткәргәннәр.

С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да кылны кырыкка ярыр киеренке вакыт. 2874 гектарда бөртеклеләрнең 80 проценты җыеп алынган. Уртача уңыш гектардан 33,6 центнер чыга. Барлыгы 76984 центнер бөртек суктырып алганнар. Терлекләргә кышлату чорына җитәрлек азык әзерләнгән. Хуҗалыкта мал башы 2193кә җитә. Амбарлардагы, фермалардагы муллык авылның уңган хезмәтчәннәре тырышлыгы белән булдырыла. Аларның берничәсен без хуҗалык кырларында фотога төшереп алдык. Рифкать Галиев, Фәнис Гәрәев, Илдар Гыймазов, Назыйм Вәлиев, Мисхәт Сафин, Фәнил Дәүләтшин хуҗалыкның тәҗрибәле хезмәткәрләре. Үз эшләрен дилбегә кактырмый, рәтен белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Тапшырылган техниканы карап, төзек йөртәләр. Без хуҗалыкка килгән көнне алар бике белән солы үстерелгән басуда үләннәрдән сенаж салалар иде. Хуҗалыкта алар турында бары мактау сүзләре генә әйттеләр. Авылны менә шундый уңганнар яшәтә!

Бүген авыл хуҗалыгында башкарасы эшләрне санап та бетерерлек түгел, көннәр генә аяз торсын, аграр тармак хезмәткәрләренә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев