Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүгенгә Тукай районында бер баш шартлы терлеккә 10 центнер азык берәмлеге әзерләнде

Һава торышы уңай торудан файдаланып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу көннәрдә бар көчләрен терлек азыгы туплауга бирә. Бүгенгә аграрийлар бер баш шартлы терлеккә 10 центнер берәмлек азык әзерләделәр. Бу 4700 тонна печән, 34 мең тонна сенаж дигән сүз. Әлегә күпьеллык үләннәрнең якынча 2800 гектарын, ягъни 30 процентын чабасы бар. Авыл хуҗалыгы...

Һава торышы уңай торудан файдаланып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу көннәрдә бар көчләрен терлек азыгы туплауга бирә. Бүгенгә аграрийлар бер баш шартлы терлеккә 10 центнер берәмлек азык әзерләделәр. Бу 4700 тонна печән, 34 мең тонна сенаж дигән сүз. Әлегә күпьеллык үләннәрнең якынча 2800 гектарын, ягъни 30 процентын чабасы бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның әйтүенчә, кышлатыр өчен бер шартлы терлеккә 27 центнер азык берәмлеге кирәк. Күрсәткечнең иң яхшысы бүгенгә «Ярыш» хуҗалыгында - 14,8 центнер. «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында - 14,4, «Гигант»та - 13,1, «Чаллы яшелчәсе+» предприятиесендә 12,3 центнерны тәшкил итә. Фермерлар арасыннан Таһир Хөрмәтуллин, Сөббух Шиһапов, Габит Фәррахов, Вахит Тәхәвиев, Фирдәвес Бикмөхәммәтов, Фаил Хөснетдинов терлек азыгын яхшы әзерләүчеләр рәтендә. Бер шартлы терлеккә 27 центнер азык берәмлегенә җиткерү өчен хуҗалыкларга әле шактый тир түгәргә туры киләчәк.
Инде урып-җыю чоры да еракта түгел. Шуны истә тотып, бу атнада пәнҗешәмбе көнне хуҗалыкларда бөртек җыю комбайннарының һәм туфрак эшкәртү техникасының тикшерү максатында комиссия эшләячәк. Аның составында Казаннан килгән белгечләр дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев