Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Халык контроле»нә мөрәҗәгатьләр буенча Тукай районының иң актив авыл җирлекләре аталды

Кече Шилнә, Әҗмәкәй һәм Новотроицкое авыл җирлекләрендә яшәүчеләр «Халык контроле»ннән иң актив файдаланучылар рәтендә. Мөрәҗәгатьләрнең иң күбе нәкъ алардан килә.

Татарстанда өч цифрлы сервис: «Халык контроле», дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөрәҗәгатьләр һәм дәүләт пабликларында запросларны эшкәртә торган «Инцидент менеджмент» системасы актив кулланыла. Бу хакта Тукай районы башкарма комитетының эшләре буенча идарәчесе Динара Закирова профильле комиссия утырышында хәбәр итте.

Ел башыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша 916 мөрәҗәгать килгән (чагыштыру өчен: 2023 елда — 1028). Шуларның 632се (68%) уңай хәл ителгән, 198е (22%) озак вакытка планлаштырылган, ә 86сы (9%) «мотивлы кире кагу»статусын алган.

Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге (422) муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлауга бәйле. Тагын 318 мөрәҗәгать төзекләндерү һәм инфраструктурага кагылган, шул исәптән: «Урамдагы яктыртуны оештыру» — 148, «Йортсыз хайваннар» — 21.

Башкарма комитетта билгеләп үтүләренчә, нәкъ менә Кече Шилнә, Әҗмәкәй һәм Новотроицкое авыл җирлекләрендә яшәүчеләр локаль проблемаларны хәл итү өчен цифрлы платформаларны ешрак куллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев