Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Visa һәм Mastercard карталарын Россиядә куллану туктатылырга мөмкин

Visa һәм Mastercard карталары 2027 ел ахырына кадәр Россиядә әйләнештән тулысынча чыгарга мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков белдергән.

Аксаков сүзләренчә, россиялеләр башка түләү инструментларына күчә башлаган инде. Ул шулай ук карталарның куркынычсызлыгына игътибар иткән. Visa һәм Mastercard карталарында кулланылган куркынычсызлык сертификатларының искерүе аларны файдаланучылар өчен өстәмә куркыныч тудыра.

Милли түләү системасы (НСПК) үз сервисларын Россия сертификатларына күчерә. Шул сәбәпле Visa һәм Mastercard белән интернетта түләгәндә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. «Мир» карталарының эшендә исә үзгәрешләр булмаячак. Visa һәм Mastercard 2022 елда Россия базарыннан китте, әмма моңа кадәр чыгарылган карталар ил эчендә әле дә кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев