Тыл ветераны Зөлфәт Муллануров 94 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Тукай районында яшәүче тыл хезмәткәре Зөлфәт Муллануровны олы юбилее белән Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе котлады. Аңа дәүләт җитәкчеләренең рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
17 февральдә тыл хезмәткәре Зөлфәт Муллануровка 94 яшь тулды. Аны юбилее белән район ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вазеева һәм «Шафкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмагилова котлады.
Тыл ветераны Россия Президенты Владимир Путиннан шәхси котлау кабул итте. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең һәм Тукай муниципаль районы башлыгының бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев