Тукай районында полиция 129 төп кыргый киндерне юк иткән
җәмгыять

Тукай районында полиция 129 төп кыргый киндерне юк иткән

Тукай районында полиция хезмәткәрләре составында наркотик булган кыргый киндер үскән урынны ачыклап, 129 төп үсемлекне юк иткән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә полиция майоры, ОУУП һәм ПДН җитәкчесе урынбасары Илнур Хаматов хәбәр итте.

Тәртип сакчыларының рейды 5-14 августта оператив-профилактик чара кысаларында узган. Аның төп максаты — составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләр үскән урыннарны вакытында ачыклау һәм аларны юк итү. Киңәшмәдә райондагы оператив хәл дә бәяләнде. Узган атнада полициянең дежур бүлекләренә җинаять, хокук бозулар һәм төрле вакыйгалар турында халыктан 249 хәбәр һәм гариза килгән.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев