Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Тукай районы пенсионерларына дәүләт ярдәме

Пенсия системасы — төбәкнең социаль иминлеген гәүдәләндерүче иң мөһим күрсәткечләрнең берсе. Бүгенге көндә Тукай районында өлкән буын вәкилләренең лаеклы тормышын тәэмин итүче, социаль гарантияләргә нигезләнгән тотрыклы түләүләр системасы гамәлгә ашырыла.

Районда хәзерге вакытта 10 843 кеше пенсия ала, шуларның 9 698е – картлык буенча пенсия алучылар. Аларның уртача пенсия күләме 24 708 сумны, картлык буенча иминият пенсиясе исә 25 516 сум тәшкил итә.

Хезмәт күрсәтүнең заманча ысуллары

Заманча технологияләр авыл җирлегендә яшәүчеләрнең көнкүрешенә уңайлыклар кертә. Бүген районыбызда күпчелек пенсионерлар түләүләрне алуның заманча ысулларын сайлый: 7 386 кеше пенсиясен банк аша ала, ә 3 457 кеше гадәти юл белән, «Россия почтасы» хезмәте аша ала.

Социаль ярдәм һәм яшәү минимумы

Дәүләт –  кереме яшәү минимумыннан түбән булган эшләмәүче пенсионерларга аерым игътибар итә. 2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы 13 844 сум итеп билгеләнде. Әгәр пенсионерның кереме бу суммадан ким булса, аңа өстәмә акча түләнә. Хәзерге вакытта Тукай районында 798 кеше шушы адреслы ярдәмнән файдалана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев