Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Тукай районында әти-әнисе баласының 30 мең сумлык салым бурычын түләргә мәҗбүр булган

Балага йорттан өлеш яки җир участогы рәсмиләштердегезме? Салымнарыгыз түләнеп беткәнме, юкмы икәнен карарга онытмагыз. Ни өчен балаларның бурычлары ахыр чиктә әти-әни кесәсенә төшә — бу хакта Тукай район судының суд утырышы сәркатибе Ландыш Лотфуллина «Суд да дело в Татарстане» газетасы өчен язган «Бурыч баланыкы, түләү ата-анадан» дигән материалында аңлатты.

Әлеге аңлатманы бирүгә районда булган вакыйга этәргеч булган. Балигъ булмаган кызның 30 мең сумнан артык салым бурычы җыелып килгән. Ул 2021 елдан бирле милеккә ия булган, ләкин ел да түләнергә тиешле салымны беркем дә түләмәгән. Суд салымны әти-әнисе түләргә тиеш дигән карар чыгарган.

Күпләрнең фикеренчә, бала эшләмәгән вакытта аңа салым да килмәскә тиеш. Әмма законда яшь буенча ташламалар юк. Милекче булдың икән — салым түләргә бурычлысың. Ә бала үзе акча белән эш итә алмаганлыктан, бу җаваплылык ата-аналарга яки опекуннарга йөкләнә.

Нәкъ менә олылар почтаны тикшерергә, балалар исеменнән документларга кул куярга һәм вакытында бюджетка акча күчерергә тиеш. Бурычлар җыймас өчен һәм суд юлларын таптамас өчен, алдан ук бала исемендәге квадрат метрлар яки җир өчен барысы да түләнгәнме-юкмы икәнен тикшереп кую яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев