Бүген Тукай районының Әҗмәкәй авылында күптән көтелгән мөһим вакыйга — газ җибәрүгә багышланган тантаналы чара узды. Әлеге вакыйга авыл тормышында яңа этап башлануын аңлата. Газлаштыру Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыруның төбәк программасы кысаларында тормышка ашырылды.
Проектны гамәлгә ашыру барышында газ хезмәте белгечләре 28 километр озынлыктагы газ челтәрләре төзеде. Нәтиҗәдә, газ 844 кишәрлекнең барысының да участок чикләренә кадәр китерелде.
Бу исә авыл халкының көнкүрешен шактый җиңеләйтеп, яшәү өчен тагын да уңайлы шартлар тудыра. Хәзер «Пятый элемент» поселогында яшәүчеләр йортларын газ белән җылыта, көнкүреш ихтыяҗларын да уңайлырак шартларда хәл итә алачак.
Авыл өчен әһәмиятле булган бу вакыйга халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, территорияне үстерүгә һәм яңа мөмкинлекләр булдыруга зур адым булып тора.
Нет комментариев