Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Теләнче-Тамак остабикәләре: Чигүле яулыкта — гомер бизәге»

Каленова Лена һәм Сагдеева Рамилә җитәкчелегендәге «Иҗат остаханәсе» өлкәннәр өчен чын аралашу һәм үз-үзеңне табу үзәгенә әверелде. Милли бизәкләр, тегү станоклары һәм дуслык мохите — авыл апаларының көндәлек тормышына ямь өсти.

«Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Актив озын гомер» программасы өлкән буын вәкилләре өчен яңа офыклар ача. Әлеге проект ярдәмендә алар иҗат белән шөгыльләнә, спортка тартыла һәм волонтерлык хәрәкәтендә катнаша. Программаның төп максаты — өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның күптәнге хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итү.

Бу игелекле хәрәкәт Тукай районының Теләнче-Тамак авылын да читләтеп үтмәде. 2026 ел башыннан биредәге мәдәният йортында «Иҗат остаханәсе» үз ишекләрен ачты. Лена Каленова һәм Рамилә Сәгдеева җитәкчелегендәге бу клубта өлкән буын вәкилләре чын сәнгать әсәрләре иҗат итә. Кызыклы факт: остаханәнең иң өлкән катнашучысына — 80 яшь, әмма аның иҗат дәрте яшьләрнекеннән бер дә калышмый.

Атнага ике тапкыр җыелып, апалар тегү, бизәү эшләре белән шөгыльләнәләр. Алар инде «Өммегөлсем» ансамбле өчен яшел хаситәләр һәм түбәтәйләр, «Тансылу» бию коллективына нәни баш киемнәре тегеп тә өлгергәннәр. Хәзерге вакытта ак түшлекләр һәм зуррак түбәтәйләр өстендә эш кайный. Оста куллар чын матурлык тудыра, ә ара-тирә кузгалган күңелле, ихлас әңгәмәләр кышкы кичләрне чын мәгънәсендә җылы итә.

Чынлап та, бу остаханә — тегү урыны гына түгел, ул җылы аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм ял итү үзәге дә. Катнашучылар өчен иң мөһиме — тынычлык, сәламәтлек һәм иҗади мохиттә үткән һәр минутның кадерен белү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев