Татарстанлыларның уртача эш хакы 90 мең сумнан артты
2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы сизелерлек арткан. Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, гыйнвардан декабрьгә кадәрге чорда ул узган ел белән чагыштырганда 9,7 процентка үскән, ә уртача айлык номиналь хезмәт хакы 90 мең сумнан арткан.
2025 елның гыйнвар–декабрь айларында Татарстандагы предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,7 процентка арткан. Бу мәгълүмат республиканың социаль-икътисади үсеше турында әзерләнгән Татарстанстат хисабында китерелә.
Статистика мәгълүматларына караганда, 2025 ел дәвамында республикада уртача айлык номиналь хезмәт хакы 90 515 сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк.
Декабрь аенда исә татарстанлыларның реаль хезмәт хакы узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 6,5 процентка арткан. Ноябрь белән чагыштырганда үсеш тагын да зуррак булган — 25,8 процент. Белгечләр моны Яңа ел алдыннан бирелә торган премияләр белән бәйләп аңлата.
Шул ук вакытта декабрьдә республика халкының номиналь хезмәт хакы да арткан: еллык исәптә ул 13,6 процентка, ә ноябрь белән чагыштырганда 26,4 процентка күбрәк булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев