Татарстанда педагогларга ярдәм чаралары киңәйтелә
җәмгыять

Татарстанда педагогларга ярдәм чаралары киңәйтелә

Республикада яшь белгечләр өчен грантлар, торак арендасына компенсация һәм башка ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла.

Республикада укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм мәгариф хезмәткәрләренә өстәмә мөмкинлекләр тудыру юнәлешендә берничә программа гамәлгә ашырыла. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казандагы «Ак Барс Арена» медиафасадында педагогларга багышланган ролик күрсәтелгән вакытта сөйләде.

Бүген республикада яшь белгечләргә ярдәм итү өчен «Безнең яңа укытучыбыз», «Безнең яңа тәрбиячебез» һәм «Безнең өстәмә белем бирүнең яңа педагогы» кебек грант программалары эшли. Моннан тыш, педагогларга торак арендасы өчен ай саен 20 мең сумга кадәр компенсация каралган. Торак сатып алырга теләүчеләр өчен 1 миллион сумлык сертификат алу мөмкинлеге дә бар.

Министр сүзләренчә, ярдәм чаралары мәктәп укытучылары белән генә чикләнми. Алардан өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәт куючы педагоглар да файдалана ала. Эльмира Зарипова фикеренчә, мондый программалар матди ярдәм күрсәтү генә түгел, җәмгыятьтә укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрүгә дә хезмәт итә. Педагоглар яшь буынның киләчәген формалаштыра, шуңа күрә аларның җәмгыятьтәге роле аеруча зур, дип ассызыклады министр.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев