Оешмада штат саны кимегәндә, эш бирүче теләсә кайсы хезмәткәрне эштән азат итә алмый. Хезмәт законнары аерым категория гражданнарны яклый, ә кайберәүләргә эш урынын саклап калуда өстенлек бирә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Кемнәрне кыскартырга ярамый?
Штат кыскартылганда түбәндәге хезмәткәрләрне эштән азат итү тыела:
- йөкле хатын-кызларны;
- өч яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызларны;
- 14 яшькә кадәрге баласын яки инвалид балигъ булмаган баласын ялгызы тәрбияләүче аналарны;
- инвалид баланың бердәнбер туендыручысын;
- законда күрсәтелгән шартларга туры килгән күпбалалы гаиләләрдәге ата-аналарның берсен.
Кемнәргә эштә калу өстенлеге бирелә?
Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм квалификациясе бертигез булган очракта, өстенлек түбәндәге хезмәткәрләргә бирелә:
- ике яки күбрәк кешене карамагында тотучыларга;
- гаиләдә бердәнбер хезмәт хакы алучы кешеләргә;
- әлеге оешмада хезмәт имгәнүе алган яки һөнәри авыру кичергән хезмәткәрләргә;
- эш бирүче юлламасы белән квалификациясен күтәрүчеләргә;
- инвалидлыгы булган кешеләргә;
- дәүләт серенә кертелгән мәгълүматлар белән эшләүчеләргә;
- уйлап табучыларга һәм югары дәүләт бүләкләре алган хезмәткәрләргә.
Штат кыскартканда эш бирүче законда каралган чикләүләрне һәм хезмәткәрләрнең өстенлекле хокукларын исәпкә алырга тиеш.
Нет комментариев