Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Республикада дүрт айда алкоголь белән агуланып 71 кеше үлгән

Татарстанда гыйнвардан апрельгә кадәр вакыт эчендә алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә 71 кеше үлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-Информ.

Ведомство мәгълүматларына караганда, дүрт айда республикада барлыгы 155 алкоголь белән агулану очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең күбесе өлкәннәр булса да, балалар арасында да мондый очраклар күзәтелгән: барысы 10 бала агуланган.

Белгечләр искәртүенчә, алкоголь продукциясен таныш булмаган кешеләрдән яки интернет аша сатып алу куркыныч тудыра. Чөнки мондый товарның килеп чыгышын раслаучы документлар булмаска мөмкин, бу исә сәламәтлек өчен турыдан-туры куркыныч яный дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев