Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда бер эшсезгә 22 буш эш урыны туры килә

Татарстан предприятиеләренә бүген аеруча төзелеш һәм сәнәгать белгечләре кирәк. Ел башыннан кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткән 18,1 мең кешенең яртысы диярлек эшкә урнашкан.

Татарстанда эш эзләүчеләргә караганда буш эш урыннары күбрәк. 1 августка республикада рәсми рәвештә эшсез дип танылган 3,8 меңнән артык кеше исәптә торса, вакансияләр саны 83,5 меңгә җиткән. Нәтиҗәдә, хезмәт мәшгульлеге органнарында теркәлгән бер эшсезгә уртача 22 буш эш урыны туры килә. Республикада рәсми эшсезлек дәрәҗәсе дә түбән булып кала — ул эшче көчләрнең 0,19 процентын тәшкил итә. Бу күрсәткеч 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.

Кайсы белгечләргә ихтыяҗ зур?

ТР «Работа России» кадрлар үзәге җитәкчесе Тимур Муллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта эш бирүчеләр аеруча төзелеш һәм сәнәгать өлкәләрендә кадрлар эзли. Хезмәт базарындагы ихтыяҗны даими күзәтү предприятиеләргә кирәкле белгечләрне тизрәк табарга мөмкинлек бирә. Ел башыннан кадрлар үзәгенә эшкә урнашу мәсьәләсе буенча 18,1 мең кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның яртысына якыны — 9 мең кеше — инде хезмәт урыны тапкан.

Эш эзләүчеләр актуаль вакансияләргә туры килә торган юнәлеш буенча яңадан укый ала
Эш эзләүчеләр актуаль вакансияләргә туры килә торган юнәлеш буенча яңадан укый ала
Кадрлар үзәге вәкилләре билгеләп үткәнчә, белгечлекләре хезмәт базарындагы актуаль ихтыяҗга туры килмәгән кешеләр өчен яңадан укып, яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә бар. «Без предприятиеләргә профессиональ кадрлар сайларга ярдәм итәбез. Кирәк булган очракта, эш эзләүчеләр актуаль вакансияләргә туры килә торган юнәлеш буенча яңадан укый ала», — диде Тимур Муллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев