Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда бала карау буенча 24 миллион сумнан артык пособие түләнгән

Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособиегә 24,2 миллион сумнан артык акча күчерелгән. Бу хакта Россия Социаль фондының төбәк бүлекчәсе хәбәр итә.

Яшь ярымга кадәрге бала карау өчен түләүне ана кеше генә түгел, ә баланы фактта тәрбияләүче әти-әниләр, башка туганнар яки опекуннар да алырга мөмкин. Рәсми рәвештә эшләүчеләргә бу пособие бала карау ялы белән бер үк вакытта рәсмиләштерелә. Эшләми торган гражданнар исә социаль фондка үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алар өчен айлык пособие күләме 10 669,64 сум тәшкил итә.

Шуны да истә тотарга кирәк: әгәр пособие эшләүче ата-анага рәсмиләштерелгән икән, гаиләдәге икенче законлы вәкил эшләми торган кеше буларак бу түләүне федераль бюджет исәбеннән ала алмый.

Пособие алу тәртибе гади. Гариза бирү «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша башкарыла, күп очракта өстәмә документлар таләп ителми. Әгәр кайбер очракларда өстәмә кәгазьләр кирәк булса, гариза бирүчегә тиешле исемлек белән хәбәр җибәрелә.

Эшләми торган ата-аналарга бу ярдәм автомат рәвештә түгел, ә гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен тикшергәннән соң гына билгеләнә. Әмма бала карау ялы вакытында эштән азат ителгәннәр, оешма ябылу сәбәпле эшен югалткан әниләр, шулай ук көндезге бүлектә укучы ата-аналар һәм опекуннар өчен аерым кагыйдәләр каралган.

Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе сайтында, рәсми социаль челтәрләрдә табарга мөмкин. Шулай ук 8 800 100 0001 номерлы бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Линия тәүлек буе, бушлай эшли.

Фото һәм мәгълүмат РФ Социаль фонды ТР бүлекчәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев