Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда авыл пенсионерлары хезмәт стажы өчен өстәмә түләү ала

Татарстанда 40 меңнән артык авыл пенсионеры күпьеллык хезмәтләре өчен махсус өстәмә акча алачак. Җирле Социаль фондның матбугат хезмәте 2026 елга түләүләрнең яңартылган саннары һәм кагыйдәләре белән уртаклашты.

Моның өчен авыл җирлегендә кимендә 30 ел эшләргә кирәк. Ә менә ниндидер документлар җыеп йөрү кирәк түгел. Әгәр стаж расланган булса, пенсиягә чыкканда мондый өстәмәләр автомат рәвештә биреләчәк. Әгәр пенсионер авылдан шәһәргә күченсә, өстәмә түләү тулысынча саклана.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин аңлатканча, льгота тракторчыларга һәм агрономнарга гына түгел, ә ветеринарларга, зоотехникларга һәм савым машиналары осталарына да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев