Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстан хезмәт хакы үсеше буенча Россиядә лидерлар рәтендә

2025 елда Россия төбәкләрендә хезмәт хакларының үсеше бертөрле булмады — бу процесс, нигездә, икътисад тармаклары һәм төбәкләрнең үзенчәлекләре белән билгеләнде. Шул ук вакытта иң югары күрсәткеч Татарстанда теркәлде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Белгечләр бәяләвенчә, республикада уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 20 процентка арткан. Бу — ил күләмендә иң зур үсеш. Моннан тыш, тагын 22 төбәктә хезмәт хаклары 15 проценттан артыкка күтәрелгән.

Экспертлар шулай ук төбәкләр арасында хезмәт хакы белән яшәү чыгымнары нисбәтендә шактый аерма булуын билгели. Файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнмәгән төбәкләр арасында Амур өлкәсе аерылып тора: анда хезмәт хакы стандарт товарлар һәм хезмәтләр җыелмасының 4,25 күләмен тәшкил итә.

Гомумән, 2025 елда Россиянең барлык төбәкләрендә дә хезмәт хаклары үскән. Уртача күрсәткеч 14,5 процент тәшкил иткән, һәм провинцияләрдә бу үсеш темпы ил буенча уртачадан да югарырак булган.

Соңгы елларда кечкенә һәм урта шәһәрләрдә хезмәт хакларының тизрәк артуы күзәтелә. Татарстанда бу аеруча ачык күренә: мондый торак пунктларда хезмәт хакы ел дәвамында 21 процентка арткан.

Башка төбәкләрдә дә уңай динамика саклана: Забайкалье краенда хезмәт хаклары 20 процентка үскән, Магадан һәм Хабаровск өлкәләрендә — 19 процентка, Мордовиядә — 18 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев