Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстан халкын кабат озын яллар көтә

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2026 елдагы бәйрәм һәм ял көннәре графигы буенча аңлатма бирде. Бу мөрәҗәгатьләрнең күп булуы белән бәйле.

Ведомство искәртүенчә, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 9 май — Җиңү көне — рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең 2026 елның 17 гыйнварындагы 17 нче номерлы Указы нигезендә 27 май — Корбан бәйрәмен үткәрү көне дә эшләми торган бәйрәм итеп билгеләнгән.

Әгәр бәйрәм көне ял көне белән туры килсә, ял көне бәйрәмнән соң килгән беренче эш көненә күчерелә. 2026 елда 9 май шимбә көненә туры килә, шуңа күрә өстәмә ял көне 11 май — дүшәмбегә күчерелә.

Моннан тыш, хезмәт законнары нигезендә бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Шулай итеп, Татарстан халкын кабат озын яллар көтә — 9 майдан 11 майга кадәр. Ә 8 һәм 26 май эш көннәре бер сәгатькә кыскартылып эшләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев