Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлана
җәмгыять

Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлана

Татарстанның 30 мәчетендә мәктәп укучылары өчен татар теле дәресләре үткәреләчәк.

21 сентябрьдән Татарстанның 30 мәчетендә һәм ислам мәгариф учреждениеләрендә мәктәп укучылары өчен татар теле дәресләре башлана. «Без туган телне өйрәнәбез!» проекты 21 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Курслар Казан һәм Чаллыдан тыш, республиканың 14 районын колачлый. Дәресләр атнага ике тапкыр ике сәгать үткәреләчәк, программа барлыгы 48 дәрескә исәпләнгән.

Проект Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Курслар бушлай булачак. Укуны уңышлы тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырылачак.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев