Татарстан кунакханәләре «Макс» платформасына күчә
Татарстанда туристларны кунакханәләргә урнаштыруда цифрлы технологияләрне куллану киңәя. Республикадагы отель һәм ял итү объектлары «Макс» платформасына этаплап күчерелә. Бу эш «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәмендә башкарыла, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетында.
Платформа кунакны теркәүне гадирәк һәм тизрәк итәргә мөмкинлек бирә. Отельгә килгән кеше элеккечә кәгазь анкета тутырып утырмый һәм паспортын хезмәткәргә тапшырырга тиеш түгел. Моның өчен «Макс»тагы «Цифровой ID» сервисын ачып, барлыкка килгән QR-кодны теркәү хезмәткәренә күрсәтү җитә. Система кирәкле мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунттан ала. Шулай итеп, мәгълүматны кулдан күчереп язу ихтыяҗы юкка чыга һәм теркәлү вакытында хаталар китү ихтималы кими.
Яңа кагыйдәләр 1 сентябрьдән аеруча зур кунакханәләргә кагылачак. 2026 елның 1 сентябреннән номерлар саны 50дән арткан объектларда кунакларны «Макс» ярдәмендә рәсмиләштерү мәҗбүри була. Шул ук вакытта туристның паспорты физик рәвештә кулында булмаса да, аның шәхесен платформа аша раслап булачак.
Кунакханәләр өчен күчеш чорында махсус ярдәм дә каралган. Техник белгечләр җиһазларны урнаштыру һәм көйләү белән шөгыльләнә, хезмәткәрләргә яңа системада эшләү тәртибен аңлата. Моннан тыш, платформаны броньлау һәм идарә итү өчен кулланыла торган эчке программаларга тоташтыруда ярдәм күрсәтелә.
Татарстанда система белән эшли башлаган туристлык объектлары арасында «Ривьера», «РЕЛИТА-Казан», «Millennium Panorama», «Шифалы су – Ижминводы» шифаханәсе, «Шишкинъ» ГРК, «Берсут» ял йорты һәм «Крокус-Отель» бар. Аларның тәҗрибәсе республикадагы башка кунакханәләргә дә яңа форматка күчү өчен үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев