Татарстан Дәүләт автоинспекциясе транспортны теркәү кагыйдәләрен һәм дәүләт пошлиналары күләмен аңлатты
Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе транспорт хуҗалары өчен исәпкә кую тәртибен җентекләп аңлатты. Бу кагыйдәләр яңа автомобилләргә дә, кулланылышта булган яки чит илдән кертелгән транспортка да кагыла.

Теркәү вакыты һәм җаваплылык
Транспорт чарасын сатып алганнан соң, аны 10 көн эчендә исәпкә кую мәҗбүри. Бу таләпне бозган очракта административ штрафлар каралган: гражданнар өчен — 2 000 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен — 3 500 сумга кадәр, ә оешмалар өчен — 10 000 сумга кадәр.
Кирәкле документлар
Яңа автомобиль, мотоцикл яки прицепны теркәү өчен хуҗага гариза бирергә, сату-алу килешүен, паспортны һәм дәүләт пошлинасы түләнүен раслаучы документны тәкъдим итәргә кирәк. Вәкил аша мөрәҗәгать иткәндә — ышаныч кәгазе таләп ителә.
Кулланылган транспорт очрагында, бу пакетка ПТС (кәгазь яки электрон форматта) һәм теркәү таныклыгы өстәлә. Әгәр машинага дүрт елдан артык булса, диагностик карта (техник карау) булуы да шарт. Чит илдән кертелгән машиналар өчен таможня декларациясенең оригиналы, ә мотоцикллар өчен таможня-керем ордеры кирәк булачак.
Техник карау сроклары
Җиңел автомобильләр һәм мотоцикллар чыгарылганнан соң беренче дүрт елда техник караудан азат ителә. Дүрт елдан ун елга кадәр арада ике елга бер тапкыр, ә ун елдан соң — ел саен тикшерү узарга тиеш. Такси, автобуслар һәм куркыныч йөк ташучы транспорт өчен тикшерү сроклары күпкә кыскарак.
Дәүләт пошлиналары
Яңа автомобильне теркәү бәясе ПТС төренә бәйле: кәгазь вариант булса— 5 025 сум, электрон ПТС белән — 4 500 сум. Мотоцикл һәм прицеплар өчен түләү 3 750 сумнан 4 275 сумга кадәр тәшкил итә. Транспорт реестрыннан электрон белешмә алу бушлай, ә кәгазь вариантлары өчен 100-400 сум түләргә туры киләчәк.
Файдалы киңәшләр
Дәүләт автоинспекциясе транспортны сатып алганчы ук рәсми сайт аша чикләүләр булу-булмавын тикшерергә киңәш итә. Вакытны янга калдыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу һәм әзер гариза белән килү кулай. Истә тотыгыз: транспортны карау нәтиҗәләре 30 көн дәвамында гамәлдә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев