«Следопыт» лагерында 32 мең квадрат метрдан артык мәйдан яшелләндерелгән
Тукай районындагы «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагерында капиталь ремонт кысаларында 32 мең квадрат метрдан артык территория яшелләндерелгән. Бу хакта район башлыгы Камил Нәҗмиев хәбәр итте. Лагерьны яңартуга якынча 1 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Ремонттан соң ул ел әйләнәсендә эшли торган яшьләр мәгариф үзәге статусын алган.
«Саннарга гына игътибар итсәк тә, лагерь территориясенең 32 мең квадрат метрдан артыгы яшелләндерелгән. 7,7 мең квадрат метрдан артык асфальт, 1 мең квадрат метрдан артык брусчатка җәелгән, спорт мәйданчыклары һәм ял итү урыннары өчен 2,3 мең квадрат метр куркынычсыз йомшак өслек булдырылган. Боларның барысы да тулысынча яңартылды. Ремонт югары дәрәҗәдә башкарылды», – дип билгеләп үтте Камил Нәҗмиев.
Капиталь ремонт вакытында ашханә һәм тугыз йокы корпусы тулысынча яңартылган. Биналарның фасадлары һәм түбәләре алыштырылган, конструкцияләр ныгытылган. Шулай ук заманча тәрәзәләр куелган, эчке бизәү эшләре башкарылган, инженерлык челтәрләре тулысынча яңартылган. Яңартылган «Следопыт» инде беренче сменаларны кабул иткән. Биредә 600дән артык бала ял итеп өлгергән. Лагерь Татарстаннан гына түгел, Россиянең 12 төбәгеннән килгән балаларны кабул итә.
– Безнең районда мондый лагерь булуы үзе үк зур күрсәткеч, – диде Камил Нәҗмиев
13 августта эш сәфәре кысаларында лагерьга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул Камил Нәҗмиев белән бергә торак корпусларын, медицина пунктын һәм ашханәне карады. Рөстәм Миңнеханов «Следопыт»та балаларның имин ял итүе һәм зур яшьләр чаралары үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылганын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев