Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Сәет авылында 95 яшьлек Мөфариха әбине юбилее белән котладылар

Сәет авылында яшәүче Абзалетдинова Мөфариха Арслан кызы шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул гомере буе туган авылында яшәгән, хезмәт юлын да туган җиренә багышлаган — озак еллар сыер савучы булып эшләгән.

Мөфариха әби тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ул улы һәм килене белән бергә яши. Гомеренең иң зур байлыгы дип ул гаиләсен, балалары һәм оныкларын саный. Мөфариха Арслан кызының сеңлесе дә озын гомерле. Сәмәкәй авылында яшәүче сеңлесенә тиздән 90 яшь тулачак.

Олуг юбилей уңаеннан Мөфариха әбине Тукай районы ветераннар оешмасы җитәкчесе Фәүзия Фаяз кызы Вәҗиева һәм авыл җирлеге вәкилләре тәбрикләде. Кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев