Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Россиядә москит челтәрләренә карата яңа таләпләр кертелә

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая сүзләренчә, бу чара балаларның тәрәзәдән егылу очракларын киметү өчен кабул ителә.

Россиядә антимоскит челтәрләренә карата яңа ГОСТ әзерләнә, таләпләрне катгыйландыру күздә тотыла. Хәзер алар корткычлардан гына түгел, бәхетсезлек очракларыннан да сакларга тиеш. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая хәбәр иткән.

Күп ата-аналар москит челтәрен ныклы дип уйлап, зур хата ясый. Чынлыкта, ул баланы тотып кала алмый, чөнки ул андый авырлыкны исәпкә алып ясалмаган. Бу исә, белгәнебезчә, еш кына фаҗигагә китерә.

Яңа кагыйдәләр буенча нәрсә үзгәрәчәк соң?

Беренчедән, хәзер һәр челтәрнең күренеп торган җирендә бүлмәдә бала булганда тәрәзәне ачарга ярамавы турында кисәтүче махсус билге булачак. Икенчедән, сатып алучыларга тәрәзәне ачуны чикләүче махсус җайланмалар һәм блокираторлар турында өстәмә мәгълүмат биреләчәк, алар челтәр белән бергә кулланылырга тиеш.

Хәзерге вакытта кибетләрдә һәм маркетплейсларда сатыла торган челтәрләрдә бернинди куркынычсызлык билгесе дә юк. Яңа ГОСТ шушы җитешсезлекләрне бетерүгә юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев