Атланмай, алма һәм сыр бәясе төшкән, әмма азык-төлек кәрзине барыбер кыйммәтләнгән. Ел башыннан минималь җыелманың бәясе 8,5 процентка арткан.
Россиядә минималь азык-төлек кәрзине ел башыннан 8,5 процентка кыйммәтләнгән. Хәзер россиялеләр өчен айлык минималь азык-төлек җыелмасының уртача бәясе 8159 сум тәшкил итә. Бу хакта «Российская газета» яза.
Шул ук вакытта кайбер продуктлар, киресенчә, арзанайган. Соңгы бер елда бәясе иң нык төшкән продукт атланмай булган — ул уртача 8,5 процентка арзанаеп, беренче урынга чыккан. Моннан тыш, алма бәясе 5,4 процентка, сырныкы 2,6 процентка кимегән. Аерым продуктлар арзанаюга карамастан, гомуми азык-төлек кәрзиненең кыйммәтләнүе россиялеләрнең көндәлек чыгымнарына тәэсир итми калмый.
Нет комментариев