Россиядә герой-аналарга 100 мең сумнан артык пенсия бирелергә мөмкин
Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб сүзләренә таянып, РИА Новости хәбәр итә.
«Герой-ана исемен алган хатын-кызлар мондый түләүләргә өмет итә ала. Монда хезмәт стажы да исәпкә алына: әгәр хатын-кыз моңа кадәр кимендә бер көн эшләгән булса да, аны бүген балалар карап та тупларга мөмкин. Гаиләдә игезәкләр туганда аларны карау ике ел итеп исәпләнә, өч игезәк булганда — өч ел», — дип аңлаткан Бессараб «Лента.ру»га биргән интервьюсында.
Герой-аналардан тыш, югарырак пенсиягә Хезмәт Геройлары һәм Россия Геройлары да дәгъва итә ала. Шулай ук хәрби пенсионерлар да югары түләүләр ала, аларның ул уртача 46 мең сумнан артык.
«Пенсия күләме турыдан-туры шәхси пенсия кертемнәренә бәйле. Аны биш ел дәвамында өстәмә эшләп 40%ка арттырырга мөмкин. Шулай ук түләүләргә шәхси тупланмалар да йогынты ясый», — ди, депутат.
«Герой-ана» исеме уннан артык бала тудырып, аларны тәрбияләп үстергән хатын-кызларга бирелә. 2026 елның 1 гыйнварыннан алар өчен яңа ташламалар гамәлгә керде: айлык түләү 72,4 мең сум тәшкил итә, ә пенсиягә өстәмә — 36,5 мең сум. Моннан тыш, герой-аналар чиратсыз бушлай медицина ярдәме алу, дарулар белән тәэмин ителү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат ителү, юл йөрү ташламалары, бушлай һөнәри белем алу һәм өстәмә белем алу хокукына ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев