Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Россиядә бензин бәясе ел башыннан 13,9 процентка арткан

Россиядә автомобиль ягулыгына бәяләр артуын дәвам итә. Росстат мәгълүматларына караганда, соңгы биш атнада бензин һәм дизель шактый кыйммәтләнгән, ә ел башыннан бензин бәясе инде узган елгы үсештән дә артып киткән.

30 июньнән 6 июльгә кадәр бензин бәясе 2,1 процентка, дизель ягулыгы 3,4 процентка күтәрелгән.

Соңгы биш атнада ягулыкның бәясе бик нык арткан. Ул 8,9 процентка кыйммәтләнгән, бу исә моңа кадәрге биш айда күзәтелгән гомуми үсештән (4,58 процент) ике тапкырга күбрәк диярлек.

2026 ел башыннан бензин бәясе 13,9 процентка арткан. Бу күрсәткеч тә 2025 елдагы еллык үсештән 10,58 процентка югарырак.

Иң кыйммәт бензин Кырымда сатыла. Анда машина багына АИ-92 бензинын салырга теләсәң, литрына уртача 123,53 сум түләргә туры киләчәк, ә АИ-95нең бер литры 170,59 сум тора.

Тывада исә бензинның теләсә кайсы төре 100 сумнан кыйммәтрәк. Магадан өлкәсендә, Камчаткада, Якутиядә, Төмән өлкәсендә, Чечнядә, Кабардино-Балкариядә, Дагыстанда, Калмыкиядә, Вологда һәм Воронеж өлкәләрендә АИ-92 бензины 80 сумнан кыйммәт. Калмыкиядә, Дагыстанда, Кабардино-Балкариядә, Чечнядә һәм Камчаткада АИ-95 бензинының бер литры 90 сумнан артып киткән.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, автозаправка станцияләрендә ягулык бәяләре соңгы бер елда 21,9 процентка үскән. Бу – 2010 елның маеннан бирле иң югары күрсәткеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев