Пенсиянең бер өлешен кайчан кире кайтарырга туры килә
Пенсия күләменә йогынты ясый торган үзгәрешләр турында вакытында хәбәр ителмәсә, пенсионерга артык түләнгән суммаларны кире кайтару бурычы туарга мөмкин.
Пенсия — өлкән яшьтәге гражданнар өчен дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган төп ярдәм чараларының берсе. Әмма кайбер очракларда пенсионердан алынган акчаның бер өлешен кире кайтару таләп ителергә мөмкин. Моның нинди шартларда мөмкин булуы турында «Татар-информ» материалында сүз бара.
Пенсия күләменә йогынты ясый торган үзгәрешләр хакында вакытында хәбәр ителмәсә, артык түләнгән суммаларны кире кайтару бурычы туа.
Мәсәлән, гамәлдәге кануннар нигезендә, карамакта балигъ булмаган туганнары булган пенсионерга өстәмә түләү билгеләнә. Карамактагы һәр кеше өчен бу өстәмә түләү билгеләнгән сумманың өчтән бер өлешен тәшкил итә. Әгәр карамактагы бала көндезге бүлектә югары яки урта махсус уку йортында белем ала икән, түләүләр 23 яшькә кадәр саклана.
Ләкин карамактагы кеше 20 яшендә читтән торып укуга күчсә яки уку йортыннан чыгарылса, шул мизгелдән башлап өстәмә түләү алу хокукы югала. Әгәр пенсионер бу үзгәрешләр турында тиешле органнарга вакытында хәбәр итмәсә һәм берникадәр вакыт дәвамында өстәмә акча алуын дәвам итсә, артык түләнгән барлык сумманы кире кайтарырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев