Парковка өчен түләүне бер тәүлек эчендә башкарырга мөмкин булачак
Россия Транспорт министрлыгы парковка өчен түләү тәртибен үзгәртергә тәкъдим итте. Яңа закон проекты буенча, машина йөртүчеләр түләүле парковка өчен акчаны 24 сәгать эчендә түли алачак.
Россия Транспорт министрлыгы парковка өчен түләү системасына үзгәрешләр кертү турында закон проекты тәкъдим итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте мәгълүматына таянып, Татар-информ яза.
Әгәр закон кабул ителсә, машина йөртүчеләр түләүле парковка өчен акчаны шунда ук түгел, ә 24 сәгать эчендә түли алачак. Бу кагыйдә автомат рәвештә керү-чыгу системасы булмаган парковкаларга кагылачак.
Документта шулай ук «парковка эшчәнлеге» дигән төшенчәне рәсми рәвештә кертү каралган. Барлык парковкаларны махсус реестрга кертергә җыеналар.
Моннан тыш, төбәк һәм җирле хакимиятләргә парковка мәсьәләләрен оештыру буенча күбрәк вәкаләтләр бирү тәкъдим ителә.
Минтранс фикеренчә, бу үзгәрешләр юл хәрәкәтен яхшыртырга һәм аварияләр санын киметергә ярдәм итәчәк.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев