Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Отпускка кайсы айларда чыгу отышлырак?

Җәй җитү белән күпләр отпуск турында хыяллана һәм ялны нәкъ менә җәй айларына туры китерергә тырыша. Әмма белгечләр фикеренчә, финанс ягыннан караганда, көз һәм кыш айларында ялга чыгу күпкә отышлырак.

РИА Новости агентлыгына биргән аңлатмасында сенатор Айрат Гыйбатдинов әйтүенчә, 2026 ел ахырына кадәр отпуск өчен иң уңайлы айлар – сентябрь, октябрь һәм декабрь. Бу айларда ялга чыккан хезмәткәрләрнең кереме күбрәк саклана.

Аның сүзләренчә, отпускны эш көннәре күбрәк булган айларга туры китерү яхшырак булачак. Әйтик, июльдә 23 эш көне булса, сентябрь, октябрь һәм декабрь айларының һәркайсында 22шәр эш көне каралган.

Сенатор искәрткәнчә, отпуск акчасы соңгы 12 айдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Шуңа күрә эш көннәре күбрәк булган айларда ялга чыкканда хезмәткәрләр азрак акча югалта, ә кайбер очракларда хезмәт хакы белән отпуск акчасы арасындагы аерма бөтенләй диярлек сизелми.

Н.Туганов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев