Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Өч яшькәчә балалар тәрбияләүче хатын-кызлар өчен сынау срогы бетерелә

Дәүләт Думасы өч яшькәчә балалар тәрбияләүче хатын-кызларны эшкә кабул иткәндә сынау срогын бетерү турында законны кабул итте.

Документ яшь аналарның эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән. Закон буенча, 2026 елның 1 сентябреннән башлап, эш бирүчеләр хезмәт килешүләренә өч яшькәчә балалар тәрбияләүче хатын-кызлар өчен сынау срогы шартын кертә алмыйлар.

Элеккеге практика күрсәткәнчә, күп аналар балаларына ике яшь тулгач эшкә урнаша, ә сынау срогы кайчакта эш бирүчеләр тарафыннан намуссыз рәвештә кулланыла. Бу исә гаиләләр өчен өстәмә авырлык тудыра. Яңа закон бу проблемаларны бетерү һәм декреттан соң эшкә кайту чорында хатын-кызларга ярдәм итү максатын күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев