Мошенниклар хәрбиләрнең туганнарын яңа схема буенча алдый башлады
Мошенниклар хәрби хезмәткәрләрнең туганнарын алдауның яңа схемасын куллана башлады — алар үзләрен морг хезмәткәрләре дип таныштырып, кешеләрдән СМС-кодларны белергә тырыша. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллану белән көрәш идарәсе хәбәр итә, дип яза ТАСС.
Ведомство мәгълүматларына караганда, җинаятьчеләр сөйләшү вакытында якын кешегез һәлак булды дип хәбәр итәләр. Алга таба, аның шәхси әйберләрен җибәрү сылтавы белән, почта индексын сорыйлар һәм СМС аша килгән кодны әйтергә кушалар. Бу код имеш әйберләрне җибәрүгә ризалыкны раслау өчен кирәк дип аңлаталар.
Киберполиция белдергәнчә, бу схема үлгән яки хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына, шулай ук хәрби зонада булган якыннары белән элемтә югалткан кешеләргә юнәлтелгән.
Эчке эшләр министрлыгы киңәш иткәнчә, бары тик рәсми чыганакларга гына ышанырга һәм СМС-кодларны яки шәхси мәгълүматны таныш булмаган кешеләргә беркайчан да бирмәскә кирәк.
Тагын шунысын да онытмаска кирәк, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре беркайчан да гражданнардан андый кодлар сорамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев