Мошенниклар «Артек» һәм «Смена» исеме астында ялган сайтлар ясый
Җәйге ял вакыты якынайган саен, интернетта мошенниклыкның яңа «ысулын» кулланып алдау очраклары арта. Бу хакта отставкадагы эчке эшләр подполковнигы, юрист Елена Браун сүзләренә нигезләнеп, РИА Новости хәбәр итә.
Аның әйтүенчә, алдакчылар балалар лагерьлары һәм туристик компанияләрнең рәсми сайтларын һәм социаль челтәр битләрен охшатып ясый, аларны чыныннан аерып та булмый. Аеруча «Артек» һәм «Смена» кебек танылган лагерьлар исеменнән ясалган ялган ресурслар еш очрый. Шулай ук гаилә һәм балалар ялларын оештыручы турфирмалар да мондый һөҗүм астында кала.
Андый сайтлар чыннан да ышандырырлык итеп ясала. Дизайн, логотиплар, хәтта текстлар да рәсми чыганакларны кабатлый, шуңа күрә күпләр ялган белән чын сайтны аера алмый.
Мошенниклар психологик басым ысулларын да актив куллана: «чикләнгән урыннар», «соңгы ташламалар» яки «тиз арада сатып алмасагыз, юкка чыга» кебек хәбәрләр белән кешеләрне ашыктыралар. Нәтиҗәдә, әти-әниләр яки туристлар акча күчерә, ә аннан соң сатучылар белән элемтә өзелә.
Белгечләр әйтүенчә, мондый хәлләрдән саклану өчен, бары тик рәсми сайтларны тикшереп керү һәм шикле тәкъдимнәргә ышанмау мөһим, дип яза РИА Новости.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев