Машина йөртү таныклыгын MAX аша күрсәтергә рөхсәт иттеләр
җәмгыять

Машина йөртү таныклыгын MAX аша күрсәтергә рөхсәт иттеләр

8 сентябрьдән Россиядә машина йөртү таныклыгын һәм СТСны инспекторга MAX мессенджеры аша QR-код ярдәмендә күрсәтергә мөмкин булачак.

Бу хакта ТАСС автоюрист Лев Воропаевка сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, хөкүмәтнең тиешле карары 8 сентябрьдә үз көченә керә. Әмма яңа мөмкинлекне шунда ук кулланып булмаячак. Аның сүзләренчә, кирәкле техник мөмкинлек якындагы айларда эшли башлаячак.

Юрист аңлатканча, QR-код аша машина йөртү таныклыгы һәм СТС турындагы мәгълүматны күрсәтергә мөмкин булачак. Бу сервис MAX һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталы белән бәйле рәвештә эшләячәк.

Шул ук вакытта юл йөрү кагыйдәләрендә үзгәреш юк. Хәзерге вакытта да машина йөртү таныклыгы һәм СТС кирәкле документлар булып кала.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев