Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Казаннан Согуд Гарәбстанына туры рейслар ачылырга мөмкин

17 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Flyadeal авиакомпаниясенең Согуд Гарәбстанындагы төбәк вәкиле Ибраһим Дербаша белән очрашты. Җыелышта шулай ук «ДУМ РТ Хаҗ» генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов катнашты.

Очрашу вакытында Казан белән Согуд Гарәбстаны арасында туры авиаэлемтә урнаштыру перспективаларын карадылар. Flyadeal — БДБ илләрендә дә хезмәт күрсәтүче һәм Saudia Airlines составына кергән авиакомпания. Камил хәзрәт кунакка Татарстан мөфтиятенең төп эш юнәлешләре турында сөйләде. Алар арасында Коръәнне өйрәнү һәм бастыру, татар һәм рус телләрендә тәфсирләр әзерләү, шулай ук хәләл продукцияне сертификацияләү системасын үстерү бар.

Очрашуда шулай ук Казан аэропортының яңа терминалында мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе ачу планнары турында сүз булды. Әлеге проект РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә тормышка ашырыла. Сәфәр кысаларында Ибраһим Дербаша «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дә булды. Кунак өчен уку йорты буенча экскурсия оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев