җәмгыять

Казан медицина университеты галимнәре Россия Фәнни фонды грантларын откан

Казан дәүләт медицина университетының ике фәнни төркеме Россия Фәнни фонды грантлары конкурсында җиңү яулаган. Университетның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәр проектка 2027–2028 елларда ел саен 2 миллион сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

Проектларның берсен нормаль физиология кафедрасының өлкән укытучысы Юлия Одношивкина җитәкли. Тикшеренү кискен ялкынсыну вакытында йөрәк һәм диафрагма эшчәнлегенә бәйле физиологик үзгәрешләрне өйрәнүгә багышланган.

Нейрофәннәр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Оюна Кожевникованың проекты омега-3 май кислоталарының организмга йогынтысын тикшерүне күздә тота. Галимнәр бу матдәләрнең геннар эшчәнлегенә, нерв импульсларының тапшырылуына һәм нерв-мускул бәйләнешендәге процессларга тәэсирен өйрәнәчәк. Тикшеренүләр гадәти шартларда һәм канда холестерин дәрәҗәсе югары булганда үткәреләчәк.

Юлия Одношивкинаның фәнни җитәкчесе — биология фәннәре докторы Алексей Петров. Ул Казан дәүләт медицина университетында һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә эшли. Scopus мәгълүматлар базасы мәгълүматлары буенча, Петров дөньяда иң күп цитаталанучы галимнәр исемлегенә керә.


Нет комментариев