Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Каролина Борисова: «Балачактан ук барлык мәче һәм этләрне дәвалыйсым килә иде»

13 июльдә Татарстанда Ветеринария табибы көнен билгеләп үттеләр. Тукай районы ветеринария берләшмәсенең бактериология бүлеге лаборанты Каролина Борисова өчен бу бәйрәм һөнәри бәйрәменә әверелгән. Быел гына ветеринария фельдшеры дипломын алган кыз ике ел буе теорияне практика белән уңышлы рәвештә бергә алып бара.

Лаборатор-бактериология бүлеге – ветеринариянең алыштыргысыз хезмәте. Алар тырышлыгы белән мал үлеменең сәбәпләре ачыклана, авыруларга дөрес диагноз куела, ә бу үз чиратында дәвалау-профилактика чараларын кыска вакытта башкарырга мөмкинлек бирә, халыкны сыйфатлы, зарарсыз терлек чималы, продукциясе белән тәэмин итә.

Сөйкемле, кешелекле, тәвәккәл, җаваплы – бу сыйфатларның барысы да район ветеринария берләшмәсенең барлык хезмәткәрләренә хас. Язмам герое 19 яшьлек Каролина Борисова да нәкъ шул сыйфатларга ия.

Чаллы кызы Каролинаның хайваннарга булган мәхәббәте кечкенәдән үк күренә. Яшьтәшләре гади уенчыклар белән уйнаганда, 21нче мәктәп укучысы үзен дүрт аяклы дусларын коткара алырлык табиб итеп күз алдына китерә.

«Мин хайваннарны бик яратам. Балачактан ук бөтен урам мәчеләрен һәм этләрен дәвалыйсым килә иде. Үземне шундый табиб итеп күз алдына китердем. Нәкъ менә шушы мәхәббәт мине бу һөнәргә алып килде дә», — дип елмаеп сөйли кыз.

Хайваннарга булган бу җылылыкны Каролина өендә дә саклый. Бүген аның белән бергә яраткан йомшак мәчесе Мия, аквариумдагы дистәләгән балыклары һәм гадәти булмаган экзотик аксолотль да яши.

Тормышта нәрсә белән шөгыльләнәсе килүен аңлау Каролинаны 9нчы сыйныфтан соң Кама автомеханика техникумына, «Ветеринария фельдшеры» белгечлегенә алып килә.

Техникумның икенче курсында укыганда студент кыз Тукай ветеринария берләшмәсенә практикага килә. Лаборатория эстетикасы һәм тикшеренүләр тирәнлеге яшь белгечне беренче көннән үк үзенә җәлеп итә.

Бактериология дөньясында Каролина өчен төп юл күрсәтүче — лаборатория мөдире Гүзәл Хәммәтова була. Аның җитәкчелегендә студент кыз һөнәрнең барлык нечкәлекләрен: посев ясаудан алып мазокларны дөрес буяуга кадәр үзләштерә. Кызның уңышлары шунда ук күренеп тора, практика тәмамлануга берләшмә җитәкчелеге аны штатка эшкә чакыра. Ике ел эчендә исә Каролина зур хезмәт куя — укуны җаваплы эш белән бергә алып бара.

Бүгенге көндә Каролина үзен тулысынча бактериология бүлеге лаборанты буларак яраткан эшенә багышлый. Лабораториядәге эш — ул гади генә күзәтү түгел, ә хайваннарга диагноз куюның төп этабы. Каролина безгә бу процессны күрсәтте дә: сыер үпкәсеннән алынган мазок мисалында биоматериалның ничек буялуын һәм микроскоп аша яшерен чирләрнең ничек табылуын сөйләде.

Быел Каролина укуын рәсми рә-вештә тәмамлап, диплом алган. Аның өчен аерым горурлык — диплом тапшыру тантанасына Тукай  районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллинның шәхсән үзе килүе булган.

«Бүгенге көндә безнең штатта 59 хезмәткәр эшли. Ел саен студентлар практика уза. Һәр ветеринария участогында яңа килгән егет-кызларга тәҗрибәле хезмәткәрләрдән куратор беркетелә. Яшь белгечләргә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсенең эчке программасы эшли. (Яшь белгечләргә 35 яшькә кадәрге һәм укуны тәмамлаганнан соң 5 ел эчендә эшкә урнашкан кешеләр керә).

Айлык хезмәт хакына өстәмәләр һәм бер тапкыр бирелә торган ярдәм акчасы (подъемные) каралган. Югары белемле яшь белгечләргә ул 50 мең сум, урта һөнәри белемлеләргә 35 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, һәр айлык өстәмәләр бар: югары белемлеләргә — 15 мең, урта белемлеләргә — 10 мең сум», — дип сөйләде безгә Тукай районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, финанс ярдәме — уңышның бер өлеше генә. Бар нәрсә кешенең үз һөнәренә булган мөнәсәбәтеннән тора.

«Яшь белгечнең әзерлек дәрәҗәсе турыдан-туры аның үз һөнәрен аңларга теләвеннән тора, — дип ассызыклый Ленар Радикович. — Уку йортлары база бирә, ә калган хезмәт күнекмәләрен кеше эш барышында туплый. Куркулар һәм хаталар да була, билгеле. Яшь белгечләрнең кайчакта эш башларга куркулары, эшнең нечкәлекләренә төшенергә теләмәүләре яисә квалификацияне күтәрү өчен өстәмә белем алырга омтылмаулары күренә. Өлкәннәрнең киңәшенә колак салмау очраклары да бар, кайберләренә гади этикет, аралашу культурасы җитми. Шуны әйтәсем килә, кешенең күзе янып торса, һөнәрен яратса, аннан чын профессионал үсеп чыгачак».

Ахырдан без Каролинага традицион сорау бирдек: ул үзен өч елдан соң кем итеп күрә? Бу сорауны ишеткәч, кыз тыйнак кына елмайды һәм ирешелгән уңышларда гына тукталып калырга җыенмавын — югары уку йортына документларын тапшыруын әйтте. Каролина үз һөнәре буенча югары белем алырга һәм якын киләчәктә югары квалификацияле ветеринария табибы булырга тели.

Сүз уңаенда, район ветеринария берләшмәсе белгечләре фән белән бергә атлый. Алар квалификациясен генә күтәреп калмый, тикшерүнең яңа алымнарын үзләштерә, диагностик тестлар үткәрә, кыскасы, яңалыкка омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев