Капиталь ремонт өчен кемнәр түләргә тиеш һәм кемгә ташламалар каралган?
Күп фатирлы йортларда яшәүче барлык милек ияләре дә капиталь ремонт өчен взнослар түләргә тиеш. Бу Торак кодексында ныгытылган һәм Конституция суды тарафыннан расланган, дип искә төшерде Дәүләт Думасы депутаты Александр Якубовский.
Шул ук вакытта түләргә кирәкмәгән очраклар да бар. Мисал өчен, йорт авария хәлендә дип танылса һәм сүтелергә яисә реконструкцияләнергә тиеш булса. Шулай ук бина дәүләт яки муниципаль ихтыяҗлар өчен алынса яисә территориясе комплекслы үстерү программасына кертелсә, взнослар исәпләнми.
Социаль яллау килешүе буенча яшәүчеләр дә капиталь ремонт өчен түләми — бу бурыч нәкъ менә милек ияләренә йөкләнгән.
Яңа салынган йортлар взнослардан азат ителми, әмма алар өчен түләүне кичектерү вакыты гамәлдә була. Түләүне йорт төбәк капиталь ремонт программасына кертелгәннән соң биш елдан да соңга калмыйча башларга кирәк.
Гражданнарның кайбер категорияләре өчен ташламалар да каралган. I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм кайбер ветераннар чыгымнарның бер өлешен компенсацияли ала. 70 һәм 80 яшьтән олырак өлкәннәр өчен мондый ярдәм чаралары төбәк дәрәҗәсендә билгеләнә.
Монда сүз түләүдән бөтенләй азат итү турында бармый. Бу очракта взнос тулысынча исәпләнә, ә аннары сумманың бер өлеше социаль яклау органнары аша кире кайтарыла. Ярдәм күләме һәм шартлары төбәккә карап төрлечә булырга мөмкин.
Моннан тыш, йортның махсус счетында кирәкле сумманың минималь күләме җыелган булса, милек ияләре түләүне вакытлыча туктатып тора ала. Мондый карар яшәүчеләрнең гомуми җыелышында кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев