Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Калмаш һәм Яңа Байлар авылларында яшәүче хезмәт ветераннарын котладылар

Тукай районында озын гомерле хезмәт каһарманнарын — 35 елдан артык гомерен медицинага багышлаган акушерка Зөлфия Мутинованы һәм 7 бала үстергән тыл ветераны Мөнәздәһә Гыйльмуллинаны зур юбилейлары белән тәбрик иттеләр.

Районыбызның Калмаш авылында яшәүче Зөлфия Мутинова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Юбиляр — тормышының 35 елдан артык өлешен ак халатлы фәрештә булып, медицина өлкәсенә багышлаган һәм йөзләгән сабыйның дөньяга килүенә ярдәм иткән хөрмәтле акушерка.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш керткән ветеран бүгенге көндә кызларының җылы тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Шулай ук Яңа Байлар авылында гомер итүче Мөнәздәһә Гыйльмуллина да үзенә хас булган түземлек һәм тырышлык белән 98 яшьлек олы юбилеен тутырды. Авыр елларда колхозда армый-тармый хезмәт куйган һәм үрнәк булырлык 7 бала тәрбияләп үстергән ана бүген балалары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә.

Олы яшьтәге ике якташыбызны да район җитәкчелеге исеменнән кайнар котладылар. Мөнәздәһә апага өстәмә рәвештә Россия Президенты Владимир Путинның олылау открыткасы һәм махсус бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев