Яңа поселогында «Күрше Фест» гөрләде
Яңа поселогында «Гаилә яллары» дип исемләнгән масштаблы марафон узды. Борды һәм Теләнче-Тамак авылларыннан башланган бәйрәм эстафетасы биредә чын мәгънәсендә якты, күңелле һәм дусларча мохиттә узды.

Бәйрәмгә килгән кунаклар өчен оештыручылар онытылмаслык программа әзерләгән иде.

Чараның иң соклангыч өлеше — балалар коляскалары парады булды. Яшь әти-әниләр үзләренең иҗади фантазияләрен эшкә җигеп, гади коляскаларны да чын «шедеврга» әйләндергәннәр иде.

Бәйрәмдә һәркем үзенең күңеленә ятышлы шөгыль тапты: «Тәмле кунакханә» мәйданчыгында кулинария серләренә өйрәттеләр һәм тәмле сыйлар белән сыйладылар, ә «Уңган куллар» зонасында кул эшләре осталары үзләренең искиткеч хезмәтләрен күрсәттеләр һәм иҗади осталык дәресләре уздырдылар. Шулай ук интерактив алмашу ярминкәсе һәм яшүсмерләр өчен махсус активлык зонасы эшләде.

Бәйрәмнең үзәк символы булып «Гаилә теләкләре агачы» булды. Анда һәр катнашучы үзенең иң изге һәм серле теләкләрен язып калдыра алды. Марафон күршеләр дуслыгын, гаилә җылылыгын һәм бердәмлекне тагын да ныгытты, ә кич үзе җылы дустанә мохиттә тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев