Ял вакытында эш: хокукларыгызны беләсезме?
Эш бирүче кайбер очракларда хезмәткәрне ял көннәрендә эшкә чакыра ала. Бу кагыйдә, нигездә, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренә, журналистларга, табибларга һәм килешүендә нормалаштырылмаган эш көне каралган кешеләргә кагыла. Бу хакта HR-белгеч, Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте буенча Эксперт советы әгъзасы Гарри Мурадян белдергән.
Аның сүзләренә караганда, әгәр хезмәт килешүендә эш графигы нормалаштырылмаган дип күрсәтелгән икән, эш бирүче хезмәткәрне өстәмә рәвештә чакырырга хокуклы. Мондый очракларда эш өчен гадәттә икеләтә хезмәт хакы түләнә.
Башка хәлләрдә исә эш бирүче мәҗбүри рәвештә чакыра алмый — ул бары тик тәкъдим генә итә ала. Хезмәткәр исә ризалашмаска тулы хокукка ия.
Эксперт шулай ук өстәмә эшкә чыгу очраклары рәсми документлар белән теркәлергә тиешлеген ассызыклады.
Моннан тыш, әгәр хезмәткәр үзе теләп ял көнендә эшләргә чыккан икән, кайчакта бу вакыт өчен түләү каралмаска да мөмкин, чөнки мондый сәгатьләр эш вакыты исәбенә кертелми.
Мәгълүмат Татар-Информ сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев