Һәркем ярдәм итә ала
Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Комсомол бистәсеннән мобилизация буенча 16 ир-ат, контракт буенча 11 кеше, барлыгы 27 авылдашыбыз ил азатлыгын яклап сугышчан бурычын үти.

Махсус хәрби операция барган җирдә дүрт ел эчендә 13 сугышчы һәлак булды, госпитальләрдә яраланган ике хәрби дәвалана. Ни кызганыч, өч солдат хәбәрсез югалган.Бүгенгесе көндә тугыз хәрби Ватанны саклау хезмәтендә батырлыклар күрсәтә. Без һәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашабыз. Яраланганнарның терелүен һәм барлык сугышчыларның җиңү яулап туган җиребезгә кайтуын телибез.
Тылдагылар, авылдашлар волонтерлык эшен җәелдерделәр. Аларның армый-талмый эшләве нәтиҗәсендә МХО зонасына бик күп маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, киптерелгән яшелчә һәм үләннәр, кием-салым һәм азык-төлек посылкалары җибәрелде. Безнең үзәк белән Яр Чаллы һәм Казан волонтерлык штаблары арасында бәйләүче звено булган волонтерларыга без аеруча рәхмәтле.
Фронттагы егетләребез посылкалар әзерләгән, гуманитар ярдәм җыю нокталарына илтергә булышкан авылдашларга һәм дусларына күп тапкырлар ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Шундый ышанычлы һәм ярдәмчел дусларның берсе – Александр Евграфов. Гади, эшчән гаиләдән булган егет Комсомол бистәсендә туып-үскән һәм мәктәпне тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп кайткан.
Аның бабасы Бөек Ватан сугышында катнашкан, әбисе тылда эшләгән. Әлбәттә, ул балачактан патриотизм, Ватанга мәхәббәт рухы белән сугарылган. 2022 елда Сашага мобилизацияләнгән дустының хатыны шалтыратып ярдәм сорагач, ул шунда ук кирәкле акчаны сугышчы картасына күчергән. Бу адым алдагы гамәлләргә этәргеч булган.
– Минем алгы сызыкта беркемем дә юк, ләкин читтә тора алмыйм. Безнең хатын-кызлар маскировка челтәрләрен үрү өчен станок кирәк диделәр. Танышларым белән сөйләштем, такталар, рейкалар китерделәр. Әтием – Сергей Васильевич Евграфов белән станок ясадык, урнаштырдык, тапшырдык. Волонтерлар анда ятьмә үрәләр.
Бервакыт дуслар шалтырат тегесе-монысы турында сөйләштеләр. Техника турында сүз кузгалды, күчеп йөрү өчен бик уңайлы иске «Нива» бар, ләкин запас частьләр кирәк. Озак уйлап тормыйча, заказ биргәннәрнең барысын да сатып алып җибәрдем. Егетләр рәхмәтлерен белдерделәр.
Тора-бара мин фронт өчен барыбер бик аз эшлим бит дип уйлана башладым. Хатыным белән киңәшләштем, вәзгыятьне аңлаттым, ул минем фикеремне хуплады: «Мондый авыр вакытларда һәр кеше үз өлешен кертергә, көн саен үлемнең йөзенә караучыларга ярдәм итәргә тиеш», – диде Ксения.
Гуманитар ярдәм җыюда катнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат булган шәһәр сайтын таптым. Әлфия апа һәм Фая апа белән таныштым. Шуннан бирле алар белән хезмәттәшлек итәм: Ксения белән килешү буенча ай саен 10-15 мең сум җибәрәм. Бу акчага чәй, азык-төлек, консервалар, йомырка, жилетлар, оекбашлар сатып алалар һәм волонтерлар аша фронтка җибәрәләр, – дип сөйли Саша.
Хатыны Ксения Сергеевна башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм бер үк вакытта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, патриотик тәрбия белән мәшгуль. Аның тырышлыгы белән укучылар мәктәп чараларында актив катнашалар: рәсем ясыйлар, шигырьләр өйрәнәләр, хәрбиләргә хатлар язалар. Сугышчылар балалар хатларын кадерләп саклыйлар һәм ял вакытында җылы теләкләр белдергән юлларны укыйлар.
Ксения Сергеевна ире белән теләктәш. Алар бергәләп ике ул һәм бер кыз тәрбиялиләр. Аларга Сашаның әти-әнисе Ольга Глебовна һәм Сергей Васильевич булыша. Балалары аларны да волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп иткән. Җиләк-җимешләр киптерәләр: үзләрендә, күршеләрендә, мәктәп бакчасында үскән алма, грушаларны җыялар, турыйлар, киптерәләр. Өйдә берөзлексез өч яшелчә киптергеч шаулап утыра. Алгы сызыктагы солдатларга кирәкле витаминлы продукцияне бөтен гаилә белән арымый-талмый җитештерәләр.
– Конфет урынына кипкән җимешләрне капсаң, алар файдалы да, татлы да. Кесәдә гел кипкән җиләк-җимеш йөртәбез, кыска гына тын алган вакытта да, окопта да, иркенләп ашарга мөмкинлеге булмаганда да – бу бер дигән ризык! Капкалап алу өчен бик яхшы вариант. Ашыйсы килүне дә баса, яңа көч тә барлыкка килә, киптерелгән җимешләрдән өй исе дә килә, – дип фикерләре белән уртаклаштылар махсус операциядә катнашучылар.
Евграфовлар гаиләсенең төп принцибы: «Без бу башкармасак, кем башкарсын?». Аларның ихлас теләге – көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куючы сугышчыларыбызга ярдәм итү. Шундый кешеләр ярдәмендә безнең тыл нык тора.
– Мин 2022 елдан бирле нәрсә белән шөгыльләнүем турында сөйлим, кем дә булса бу идея белән янып китәр дип өметләнәм. Көрәш безнең ил өчен бара һәм барысына да, һәркемгә дә кагыла. Бу миңа кагылмый дип утыру килешми. Безнең яшь егетләр һәм ирләр кемнеңдер уллары, туганнары, ирләре, әтиләре, дуслары. Һәм алар кулларыннан коралларын төшермиләр, без тыныч кына эшли, яши, шатлана алсын өчен дошманнарны юк итәләр. Ярдәм итәргә кирәк; һәркем нәрсә белән ярдәм итәргә икәнен белә, иң мөһиме эшне башларга, – ди Александр Сергеевич.
Без, бу юлларның авторлары: Мөслимә Рамазан кызы Нәфыйкова, даими ярдәмчеләрем Т. Лобова. һәм И. Кыямова Сашага безнең белән ихластан сөйләшүе өчен рәхмәтлебез.
Мөслимә Нәфыйкова, Комсомол бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев