Дача участокларында балтырган үскән өчен штрафлар яный башларга мөмкин
Россиялеләр яз ахырында яки җәй башында дача участокларында үскән балтырган һәм тирә-юньгә куркыныч тудыручы башка үсемлекләр өчен штрафлар ала башларга мөмкин. Бу хакта хокук белгечләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Заманча юриспруденция академиясе» АКНО директоры Елена Гринь искәртеп үткәнчә, 1 марттан физик затлар өчен штрафлар 20 меңнән 50 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Ләкин җаваплылык үсемлекләрнең участкаларда булуы өчен түгел, ә аларны юк итү чараларын күрмәгән өчен килә. Штраф күләме төбәк законнары нигезендә билгеләнәчәк.
Балтырганга каршы көрәш таләпләренең үтәлешен өч дәүләт инстанциясе контрольдә тотачак. Россельхознадзор — авыл хуҗалыгы җирләрен, җирле башкарма хакимият органнары — муниципаль җирләрне, ә Росреестр гомумән җир кануннарының үтәлешен күзәтәчәк.
Экспертлар тикшерүләрнең якынча май-июнь айларында башлануын көтә. Тикшерү өчен күршеләрнең шикаяте, планлы рейд яки территорияне контрольдә тоту нигез булып торырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, канун 1 марттан үз көченә керде. Әлеге канун буенча җир хуҗалары һәм алардан файдаланучылар балтырганны, табигатькә, кешеләргә зыян китерүче башка үсемлекләрне юкка чыгарырга тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев