Чаллыдагы мәшгульлек үзәге мәгълүматларына караганда, шәһәрдә иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләр арасында программист һөнәре беренче урында тора. Бу белгечкә эш бирүче аена 200 мең сумга кадәр түләргә әзер.
Югары хезмәт хакы вәгъдә ителгән вакансияләр рейтингында икенче урынны тракторчы алган. Юл предприятиесе бу вазифага кандидат эзли һәм аңа 170 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итә. Гомумән, Чаллыдагы актуаль вакансияләрдә хезмәт хакы 27,1 мең сумнан 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Түләү күләме белгечнең тәҗрибәсенә, квалификациясенә, эш шартларына һәм вазифаны ничек башкаруына бәйле.
Югары хезмәт хакы тәкъдим ителгән һөнәрләр арасында система аналитигы — 126 мең сумга кадәр, төзелештә участок башлыгы — 150 мең сумга кадәр, бюро башлыгы һәм прораб — 120 мең сумга кадәр. Электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрикка 150 мең сумга кадәр, ремонтчы-слесарьга 120 мең сумга кадәр түләргә әзерләр.
Медицина белгечләренә дә лаеклы хезмәт хакы тәкъдим ителә. Ашыгыч ярдәм табибы 140 мең сумга кадәр, участок табиб-педиатры һәм табиб-анестезиолог-реаниматолог 120 мең сумга кадәр ала ала.
Исемлектә шулай ук сату төркеме җитәкчесе, программа белән идарә ителә торган станоклар һәм манипуляторларны көйләүче, маляр кебек һөнәрләр бар. Алар өчен хезмәт хакы 130 мең сумга кадәр җитә.
Нет комментариев