Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Боз калынлыгы 7 сантиметрдан ким булганда бозга чыккан өчен гражданнарга ике мең сумга кадәр штраф яный

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте.

«Искәртеп үтәбез: боз калынлыгы җиде сантиметрдан ким булганда бозга чыгу һәм махсус җиһазландырылган боз кичүләреннән тыш автомобиль белән чыгу Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә штрафка тартыла. Гражданнар өчен штраф 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 5 меңнән 7 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 50 меңнән 70 мең сумга кадәр», – дип сөйләде Регина Гаязова.

Транспорт чаралары махсус җиһазландырылган боз кичүләре булмаган урыннарда бозга чыккан очракта, штрафлар 3 меңнән 400 мең сумга кадәр каралган. Штраф күләме хокук бозучының статусына – физик зат, вазифаи зат яки оешма булуына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев